пятница, 6 декабря 2013 г.

Гафур Коләхмәтов


Гафур Коләхмәтов — дөньяви карашлары һәм гамәли эшчәнлеге, әдәби иҗаты белән татар тарихында
сизелерлек эз калдырган күренекле татар драматургы.
Габделгафур Коләхмәтов 1881 елның 5 маенда Пенза шәһәрендәге сабын, шәм, хушбуй һәм бизәнү-ясану
 әйберләре заводы хуҗаларыннан берсе Юныс Коләхмәтов һәм хатыны Газизә гаиләсендә бишенче
 бала булып дөньяга килә.
Гафурга җиде яшь чагында Юныс Коләхметовның завод эшләре бөтенләй таркала, һәм ул, гаиләсе белән
 Сарытау губернасына күченеп,1897 елга кадәр алпавыт утарларында управляющий, бакчачы булып тора,
 соңыннан, Казанга килеп, Үтәмишевләрнең сабын заводына баш мастер булып урнаша.
Гафур энесе Каюм белән башта Пенза губернасының Түбән Ломов өязе Ятмис авылында мәдрәсә белеме
 ала, аннары Казан шәһәрендәге Учительская школада (Укытучылар мәктәбендә) укый. Мәктәптә укыган
 елларында (1898—1902) марксистик яшерен түгәрәккә йөреп, революцион әдәбият белән таныша, беренче
татар большевигы X. Ямашев, социал-демократ Г. Сәйфетдинов кебек революционерлар белән якыннан аралаша.
1902 елда Укытучылар мәктәбен тәмамлаганнан соң, Г. Коләхметовны Казанның Пороховой бистәсендәге
өч класслы рус-татар училищесына мөдир һәм укытучы итеп билгелиләр. Анда ул 1911 елның җәенә кадәр
эшли. 1911 елның сентябрендә Казандагы «Касыймия» (Апанай мәчете) мәдрәсәсе каршында оештырылган
 рус классларына укытучы һәм мөдир булып күчә һәм бу хезмәтен 1916 елның ноябренә кадәр дәвам иттерә.
Мәктәптә укыту белән бергә, Г. Коләхметов халык арасында күп төрле иҗтимагый, мәдәни һәм революцион
 пропаганда эшләре алып бара. 1905 елгы беренче буржуаз-демократик революциягә кадәр үк ул политик
 хәзерлекле, марксизм теориясе белән таныш һәм аны эшчеләр арасында актив пропагандалаучы партия
агитаторы буларак таныла. 1905 елның тарихи октябрь көннәрендә, кулына корал тотып, Казан урамнарында
 патша гаскәрләренә һәм карагруһчыларга каршы сугыша һәм шуның өчен төрмәгә ябыла.
Даими полиция күзәтүе астында яшәвенә карамастан, Г. Коләхметов реакция чорында да революцион
эшчәнлеген киметми, бөтен легаль һәм яшерен мөмкинлекләрдән файдаланып, халык арасында марксизм
 идеяләрен пропагандалау буенча армый-талмый эшли: революцион прокламацияләр тәрҗемә итә, яшерен
 түгәрәкләрдә рефератлар, докладлар белән чыгышлар ясый, Пороховой бистәсе эшчеләре арасында
большевистик «Урал» газетасын таратуда, татарча спектакльләр куюны оештыруда актив катнаша,
 публицистик мәкаләләр, русча басма материалларга таянып, тарих, хокук һәм политэкономия фәннәре
буенча брошюралар, мәкаләләр яза. 1909 елдааның «Тарих сәхифәләре» исемле өч кисәктән торган китабы
 басылып чыга. Ул шулай ук арифметика укыту алымнарына өйрәткән «Ысулы тәгълиме хисап» (1911)
исемле методик кулланма китабы бастырып чыгара.
Г. Коләхметов, язучы-драматург буларак, «Ике фикер» һәм «Яшь гомер» драмалары белән данлыклы.
 Коләхметовның 1902—1912 еллар арасында иҗат иткән кайбер әдәби әрләре—дүрт пәрдәле «Әбүҗәһел»
 исемле тарихи һәм биш пәрдәле «Кем гаепле?» дип аталган драмалары, татар һөнәрчеләре тормышыннан
 алып язылган «Талак» исемле хикәясе, шигъри әсәрләре, вакытында матбугатта басылмау сәбәпле,
 сакланып калмаган. Ләкин «Ике фикер», «Яшь гомер» драмалары белән дә әдип татар әдәбияты
тарихында иң мөхтәрәм урыннарның берсен били. Аның бу ике әсәре, әдәби иҗатта яңа бер юнәлеш ярып,
Октябрьдән соңгы татар әдәбиятының социалистик реализм нигезендә формалашуына зур уңай йогынты
 ясады.
Озак еллар үпкә авыруы көчәюе сәбәпле 1916 елдан ул күбесенчә сеңлесе, табибә Суфия Агиева
 (Ф. Агиев хатыны) янында, Пенза губернасындагы Краснослободск өязеЕнәавылында тора. Гафур
 Коләхметов 1918 елның 1 апрелендә Краснослободск өяз больницасында вафат була. Кабере Енә
 авылы зиратында.


Яшь гомерне нәрсәгә багышларга? (Гафур Коләхмәтов пьесалары буенча)
Пролетариат әдәбиятының бер вәкиле буларак танылган Гафур Коләхмәтов яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсенә игътибар бирмичә кала алмый иде. Марксистик тәгълиматны пропагандалаучы әдип, кеше бәхетле тормышны үз куллары белән булдырырга, аның өчен көрәшергә тиеш, фикерен һәрвакыт алга сөрде.
«Ике фикер» драмасында ук әсәрнең төп герое Давыт яшәү рәвеше турында уйлана һәм каршылыклы фикерләре арасыннан гадел күренгәнен сайлап ала.
Драма яшьләрнең буш уеннарга багышланган кичәсен күрсәтүдән башланып китә. Мәгънәсез мәзәкләр, бер-берсе турында гайбәт сөйләшүчеләр арасында әлегә Давыт юк. Иптәшләре аның Галияне «сөяме, әллә гыйшык ук тотамы» икәнлеген тикшерә. Күрәсез, монда мәхәббәт гыйшык сүзенең мәгънәсенә тиңләштерелсә дә, сөю сүзе үз итүне генә белдерә. Без сөю-сөелүгә бирелгән тормыш турында әсәр дип уйлап кына бетермибез, эчтәлек бөтенләй башка төрле ачыла. «Фикер җыючылар» үзләренең җәмгыятьтәге урыннарын аңлау ноктасыннан Давытка караганда түбәндә тора булып чыга. Алар — уйсызлар, буш фикерлеләр, дип әйтсәк тә ярый. Давытны кара фикере дә алардан өстенрәк итә: ул болай яшәү рәвешен бәндәчелеккә бирелү, мәңгелеккә хәзерләнмәү дип бәяли. Булганга риза булып, аскетларча яшәргә өнди. Кызыл фикер исә, китаплар укып, күпне аңлап, иптәшләр табып, җәмгыятькә файдалы эшләр башкарырга чакыра. Минем юлым шаулы, кайгы-хәсрәтле, канлы, ди ул. Димәк, бу — көчле рухлы көрәшчеләр юлы.
Тора-бара Давыт марксистик эчтәлекле китаплар фикере белән килешә, «тарихны — сыйныфлар көрәшенең көзгесе» дип саный башлый. Һәм ул үзе сайлаган көрәш юлында беренче иптәше итеп Галияне күрә.
«Яшь гомер» драмасының исеме үк әсәр күтәргән әлеге дә баягы, яшь гомер нәрсәгә багышланырга тиеш, проблемасын өлешчә чагылдыра һәм алдагы пьесада уздырылган карашларны пропагандалауны тагын да дәвам итә.
Пьеса башында рус кызлары тарафыннан татар халкына бик түбән бәяләмә бирелә: наданнар, кабахәтләр... Хәер, аерым күренешләр бу милләт эчендә бозыклыкларның киң таралган булуы турында сөйли дә.
Шунысы бик кызык: әсәр башында да без, төп героебыз Гали Зөләйханы сөя генәме, әллә гыйшык ук тотамы, кебегрәк сорауга җавап турында уйланабыз. Гали әлегә: «Гыйшык тотмыйм, әмма сөям... Шул гына»,— ди. Шулай да өч нокта икеләнүен күрсәтә. Башка нәрсәләргә карата Галинең үз фикере инде нык. Монда «Ике фикер»дәгенең киресе: кыз нәрсә уйларга белми азаплана, югыйсә әле язда гына, үзен башка кеше сораса, Галигә барачакмын, дип әйткән.
Драмада яшьләр төрле социаль төркемнәргә бүленгән. Кемдер — интеллигент. Язучы аларны эшчеләрнең фикерләрен ачу, юл күрсәтеп тору өчен кирәк саный. Димәк, яшьлекләре пропаганда эшенә багышланырга тиеш.
Гали, Зөләйханы коткару өчен, файдалы гамәлләр башкарырга ашыкмый. Бу, өлешчә, үз-үзенә ышанмаудан да килә бугай. Күңелендә сөю хисләре генә булмыйча, «гыйшык» икәнлеген аңлагач, ул хәлиткеч адымнарга бара. Соңга калганлыктан, нәтиҗәсе булмаса да, мәхәббәте өчен көрәшә. Бу тартышу Галине башка көрәшләргә дә рухландырачак, ныгытачак Пьеса ахырында геройлар бәхеткә ирешми, әмма аларның үзләре теләгәнчә яшәргә тырышулары күңелне сөендерә. Язучы һәр кешене җәмгыять язмышы өчен көрәшүче итеп күрергә теләсә дә, тормыш чынбарлыгыннан китә алмый, бөтен геройлары да барыбер шәхси бәхетне икенче планга куймый. Бер караганда, шул ук Гали дә нәкъ менә Зөләйха артыннан йөргәнгә кулга алына бит.
Яшь гомер көрәштә узарга тиеш — язучы чыгарган фикер әнә шул.

Темага карата тест

среда, 20 ноября 2013 г.



Тема: Шарт фигыль
Максат:
1. Укучыларга шарт фигыль һәм аның мәгънәсе турында төшенчә бирү. Шарт фигыльнең мәгънәсен һәм җөмләдә кулланылышын аңлауларына, тексттан шарт фигыльне таба белүләренә ирешү.
2. Балаларның танып-белү активлыгын үстерү.
3. Игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү.
Дәрес тибы: яңа материал аңлату дәресе.
Җиһазлау: Шарт фигыль моделе, туган тел турында мәкальләр, шигырьләрдән өзекләр, тестлар.
Материал: дәреслек, интерактив такта, презентация.
Дәрес барышы
1. Оештыру.
Укучылар белән исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.
2. Актуальләштерү
Укучылар, татар теле дәресен башлыйбыз. Дәфтәрләрдә өй эшләре үтәлгәнме?
Бүгенге дәрестә без сезнең белән яңа материал өйрәнәчәкбез. Дәфтәрләрдә төрле төрдәге эшләр башкарачакбыз. Дәфтәрләрегезне дәрес ахырында гына җыеп алып, билге куячакмын.

3. Яңа белем, күнекмәләр формалаштыру
Укучылар, без сезнең белән нинди фигыль төркемчәләрен өйрәндек? (хикәя, боерык) Затланышлы фигыльләрдән без өйрәнәсе бер төркемчә калды. Ул нинди төркемчә? (шарт фигыль)
Әйе, бүгенге дәрестә без сезнең белән тагын бер затланышлы фигыль төркемчәсе – шарт фигыль белән танышырбыз. Аның мәгънәсе, ясалышы, төрләнеше турында сөйләшербез.
Тактадагы мәкальләргә игътибар итик.
Ат ычкынса тотылыр, сүз ычкынса тотылмас.
Сүз сөйләсәң, уйлап сөйлә.
Мәкальләр нәрсә турында кисәтә? (Укучыларның фикерләрен тыңлау)
Әлеге мәкальләрдән фигыльләрне табабыз (ычкынса, тотылыр, ычкынса, тотылмас, сөйләсәң, уйлап сөйлә)
Хикәя фигыльләрне аерып алыйк. (тотылыр, тотылмас)
Бу фигыльләр турында нәрсә әйтә аласыз (киләчәк заманда, билгесез, барлыкта һәм юклыкта, төшем юнәлешендә).
Боерык фигыль кайда? (Сөйлә)
Тагын нинди фигыльләр калды? (ычкынса, сөйләсәң, уйлап)
Кайсы фигыль артык? (Уйлап)
Ни өчен? (ничек? соравына җавап бирә, хәл фигыль)
Калган фигыльләр нинди сорауга җавап бирә? (нишләсә?) Болар нинди төркемчәгә карарлар икән? (шарт фигыль) Зат-санын әйтеп карыйк әле. (ычкынса – 3 зат, берлек сан, сөйләсәң – 2 зат, берлек сан)
Кайсы сүзне ачыклап киләләр? (ычкынса тотылыр, ычкынса тотылмас, сөйләсәң, уйлап сөйлә)
Нинди җөмлә кисәге була? (хәл)
Шарт фигыльләрне юклыкка куеп карыйк (ычкынса – ычкынмаса, сөйләсәң –сөйләмәсәң)
Нәтиҗә ясыйк.
Димәк, шарт фигыль икенче бер фигыльдән аңлашылган эшнең яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерә. Нишләсә? соравына җавап бирә, зат-сан белән төрләнә. Барлыкта һәм юклыкта килә.
Тагын бер мәкаль карыйк.
Хикмәтле сүзне чүплектә күрсәң дә ал.
Шарт фигыльне табып, сорау куеп карыйбыз (нишләсәң дә?)
Бирелгән модель буенча шарт фигыльгә характеристика биреп карыйк.


Дәфтәрләрне ачып число, тема, сыйныф эше дип язабыз.
Бирелгән фигыльләрне зат-сан белән төрләндереп карыйк. (берничә укучы тактада эшли)
Кайтса, алса.
Тыңласа да, укыса да.
Дәреслекләрне ачып, кагыйдә белән танышыйк.
Физкульминутка:
Мин сезгә фигыльләр әйтеп барам, шарт фигыль булса чүгәлибез, боерык фигыльгә кул чабабыз, хикәя фигыльдә урында басып кына торабыз.
Барсам, укый, сана, барды, үтсәләр, йөгерә, чап, утыр, ташласам, кайта, әйтсә, бардым, күрсәң, тыңла.
4. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Юеш кием белән ..., суык тия. Телевизорны күп ..., баш авырта. Тырышып ..., күп беләсең. Йокыдан вакытында ...., мәктәпкә соңга калмыйсың. ..., укытучыдан сора.
Дәреслектән күнегү эшләү.
142 нче күнегү, 80 нче бит.
Күнегүне рольләргә бүлеп уку. Фикер алышу. Тексттан шарт фигыльләрне генә сайлап язарга, зат-санын билгеләргә. (Укучыларның җавапларын тыңлау.)
Алдан эшен тәмамлаган укучылар фигыльләргә морфологик анализ ясый.
Укысам да, уйласаң, эшләшсә
(Укучыларның җавапларын тыңлау)
Сайланма диктант
Мин укыган шигырьләрдән шарт фигыльләрне генә язарга.
1. Канатсыз коштай буласың,
Белмәсәң ана телен. (М.Аитова)
2. Әгәр мин, телем югалтсам,
Нәрсәм кала, нием бар? (Г.Саттар-Мулилле)
3. Туган телдә бер сүз ишетсәм дә,
Шул моң миндә кинәт яңара. (Ф.Сафин)
4. Төрки тел-ерак гасыр,
Чишмә башына килсәң.
Зур бәхет һәм ләззәт ул
Татарча сөйли белсәң. (Г.Саттар-Мулилле)
5. Туган телдә җырлый чишмә,
Туган телдә шаулый таллар.
Туган телдә дәшсәм генә,
Туган җирем мине аңлар. (Р.Вәлиев)
6. Байлык-фәлән теләмәде безгә,
Кичерсәк тә гәрчә кыен чак –
Тел ачкычы тели иде әнкәй,
Берәребез юлга җыенсак. (Х.Әюп)
7. Киләчәкнең башы – бүгенгедә.
Нинди шатлык картлык көнеңдә –
Оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә
Матур итеп туган телеңдә. (Р.Фәйзуллин)
8. Иренмә син, туган, туган телнең
Асыл байлыкларын ачарга.
Без ваемсыз булсак, чит-ят сүзләр
Хәзинәңне әзер басарга. (Р.Фәйзуллин)


5. Дәресне йомгаклау.
Укучылар, без сезнең белән бүген дәрестә нинди фигыль төркемчәсен өйрәндек? Башка төркемчәләрдән аны ничек аера алабыз? (Укучыларның җавапларын тыңлау) Экранда бирелгән фигыльләрнең грамматик категорияләрен билгеләргә кирәк:
Яшердем, кайтса, барырмын, киләләр, укы, язарлар, өздегез, тырышса, сагынырбыз, сөйлибез, утыр, очканнар, язса, елмая.
Һәр укучы берәр фигыль турында сөйли.
Укучыларның дәфтәрләре җыеп алына, бүгенге эшләрен тикшереп билге куела.
6. Өй эше:
1) Кагыйдә кабатларга, кагыйдәләр дәфтәренә шарт фигыль моделен ясарга.
2) Шарт фигыль кергән биш җөмлә язып килергә.
3) 143 нче күнегү, шарт фигыльләр астына сызарга.